Кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы җыелыш узды

2016 елның 1 марты, сишәмбе

  29 февраль көнне кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы җыелыш узды. Үткән атнага анализ ясалды: кадет интернат-мәктәбенә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шайхразиев В.Г. килеп китүенә, Парламент дәресләре кыйсаларында үткәрелгән конкурслар нәтиҗәләренә, "Физик ут" исемле физика фәненнән мәктәпләрнең 7-8 класслар арасында уздырылган район конкурсына, ЭЖ тутырылышына.

   Алдагы атнага буласы чараларга максатлар куелды: 9-11 классларда узачак "Салют, Җиңүгә!" район ярышларында, Созвездиядә уңышлы катнашырга, "Аҗаган" республика уеннарының район этабында һәм мәктәп күләмендә уздырасы хәрби-спорның биш төренә кагылган ярышларны үткәрергә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International