ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

“Лачын” боз сараенда 27 февраль көнне авыл командалары арасында хоккей ярышы үтте.

Узган атнада Казан каласында 2 фән олимпиадасы булып узды: 26 февраль көнне рус теле һәм 28 февральдә - рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 11 укучы катнашты.

1 март көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны китапханәгә тарту максатыннан "Хатын-кыз иҗаты ачылган чәчәк кебек" акциясе белән "Ак БАРС -Мед" оешмасында булдылар.

Район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы 6 мартта Актанышта үткәрелә. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә, ә ярышлар 10 сәгатьтә башлана

Март аеннан Россиядә яңа кагыйдә-законнар гамәлгә керә. Аларның күбесе финанслар өлкәсенә карый.

25 март көнне узачак "Аҗаган" хәрби-спорт уеннарының район этабына әзерлек дәвам итә. Иске Кормаш укучылары бик теләп ярышка әзерләнәләр. Ярыш төрләренә килгәндә: автомат сүтеп җыю, турникта тартылу, строевая подготовка, винтовкадан ату, отжимание, тарихи викторина.  Ярышка әзерләүче  хәрби җитәкче - ТИН укытучысы Газизов Гадел Фирдәвис улы.

Бүген мәктәптә язның беренче көне уңаеннан бәйрәм уздырылды.5-9 класс кызлары үзләренең кул эшләреннән күргәзмә һәм татлы ризыклардан ярминкә оештырдылар.Бәйрәм белән сезне !

17 мартта уздырылачак халыкара "Көнгерә" математик мәсьәләләр чишү уенында безнең мәктәп укучылары бик теләп катнашалар. Уңышлар телибез аларга!

1 нче март көнне "Салют Победы" 9 сыйныф егетләренең хәрби ярышы була.  Аларга уңышлар телибез!

Такталачык мәктәбендә Ватан сакчылары һәм халыкара Хатын кызлар көне уңаеннан "Ягез әле, кызлар, егетләр!" дигән темага интеллектуаль уен оештырылды.  8 нче, 9 нчы класс укучылары әхлак кагыйдәләрен белү , физик әзерлек,  тапкырлык, тәвәккәллек, рәсем ясау осталыгы,  татар һәм рус телләрен белү, галстук бәйләү, прическалар ясау кебек уеннарда үзләрен сынап карадылар. Җитәкчесе педагог- организатор Низамов Равил Тимергади улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International