Хоккей – көчлеләр уены

2016 елның 1 марты, сишәмбе

“Лачын” боз сараенда 27 февраль көнне авыл командалары арасында хоккей ярышы үтте.

  

Нәтиҗәләр буенча беренче урынны  Байсар командасы яулады. Икенче урында – Суыксу, өченчедә исә Кәзкәй командалары.

 

Хоккейчыларны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тәбрикләп, грамоталар тапшырды. 

 

Монда ук район оешма-предприятиеләре командалары алкалы хоккей ярышында җиңүчеләрне дә котладылар. Алар арасында беренчелекне кече нефть компаниясе яулаган, II урында коммуналь хуҗалык, III - “Фортуна” командалары. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International