1 март - Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан Теләкәй авылы китапханәсендә " Тайгак юлдан атламыйк " - дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде .
2 март көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны җәлеп итү максатыннан "Хатын-кыз иҗаты ачылган чәчәк кебек" акциясе белән ФГУ "УЭНКВ" оешмасында булдылар.
Актаныш авылында гомер итүче тыл ветераны Латыйпова Роза Шәйхизаман кызы 2016 елның 2 март көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Югары Яхшый балалар оешмасы каршында эшләп килүче “Дуслык” студиясе чираттагы тапшыруын күрсәтте.
Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 март бәйрәме уңаеннан "Үз кулыбыз белән бүләк" акциясе башланып китте.
Такталачык мәктәбендә 1 март көнне укучыларыбыз әтиләрне- Ватан сакчылары көне, әниләрне халыкара Хатын- кызлар көне уңае белән котлап, зур концерт күрсәттеләр. Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде. "Яшь талант"ларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Соңыннан Марс Мансуров ата- аналар исеменнән укучыларга һәм укытучылар коллективына зур рәхмәт белдерде.
15-19 февраль көннәрендә кадет интернат-мәктәбендә инглиз теле атналы узды.
1 март көнне Кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Авзалов Р.А. 10-11 класслар белән 23че февраль һәм 8че март бәйрәмнәренә багышланган кичә үткәрделәр.
Актанышның мәгариф идарәсе планы буенча март аенда Актанышның беренче мәктәбе базасында 9чы һәм 11че классларда биреп карау имтиханнары үткәрелә.
29 нчы февраль көнне Иске Байсар балалар бакчасында китапханәче балаларга тәрбия сәгате үткәрде.