Актаныш авылында гомер итүче тыл ветераны Латыйпова Роза Шәйхизаман кызы 2016 елның 2 март көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул чын күңелдән ветеранны котлап, үзенең җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.
Сугыш елларында, аннан соңгы елларда да Роза Шәйхизаман кызы мәктәптә балаларга белем биргән, 40 ел дәвамында математика фәнен укыткан.
Бүгенге көндә Ясүр абый белән бергә Актаныш үзәгендә урнашкан фатирда гомер кичерәләр.