Меңнәр мәктәбендә семинар

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Меңнәр мәктәбендә оештырылган семинарда район мәктәпләреннән 23 китапханәче катнашты. Алар 7 - 9 класс укучылары белән уздырылган "Парламент сәгате" карадылар (оештыручы тарих укытучысы һәм китапханәче Камалова Миләүшә Наил кызы ). Дәресне анализлаганнан соң укучылар тарафыннан әзерләнгән "Иң шәп бәйрәм - балачак!" дәрестән тыш чарасы карадылар. Семинарның фәнни - методик өлешендә китапханәчеләр "Китап турында сөйлим" буктрейлерлар конкурсына йомгак ясап, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар бик эшлекле үтте һәм күңелләрдә уңай тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International