ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2016 ел
сишәмбе

22 март - Бөтендөнья су көне . Шул уңайдан Теләкәй авылы китапханәсендә балалар белән " Су - табигать күрке " дип исемләнгән кичә үткәрелде .

21 нче март көнне Кәзкәй авылы китапханәсе һәм балалар бакчасы белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме булып узды. Бәйрәм барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгыш белән таныштылар, бәйрәмдә халыкыбызның электтән калган уеннарын уйнадылар, биеделәр, җырладылар.

Иске Кормаш мәдәният йортында шигърият көне.

Яңа Кормаш  авылында гомер итүче тыл  ветераны Гәбдрәупова Мүстәгыйдә  Гәбдрәуп кызы 2016 елның 20 март көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Карт авыл клубында "Оста куллар " түгәрәге.

17 март көнне Карт авылы клубында , 2017ел- кино елы  уңаеннан “Туган авылым  хатирәләре” дип исемләнгән тематик кичә булып узды.

20 март көнне район мәктәпләрендә язгы каникуллар башланып китте.

 

Г.Тукайның тууына 130 ел тулу  унаеннан   үзәк китапханәдә  “И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 21 март көнне Татар Ямалы мәдәният йортында балалар өчен "Нәүрүз" бәйрәме булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International