Иске Балтач авыл клубында "Туган авылымнан океаннарга сәяхәт" дигән чара үткәрелде.
Иске Балтач авыл клубында "Иван Царевич и Серый Волк" дигән мультфильм карау оештырылды.
"Адай мәдәният йорты" МБУ - сенә караган мәдәният учакларында Нәүрүз бәйрәмнәре бара.
«Минем яраткан әдәби героем” республика балалар иҗаты бәйгесенең “Г.Тукай әкиятләре – илһам чыганагы” номинациясе буенча муниципаль этабы тәмамланды.
Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гыйльманова Рәмзилә - бар эшкә дә өлгер, уңган кыз. Ул Г. Тукай исемендәге VI Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында 2 урынга ( Җитәкчесе: Гарипова Ә.К.), “Иң шәп әйдаман” конкурсының район турында 2 нче урынга ( Җитәкчесе : Р.Ш. Гыйльфанова) лаек булды. Бүген ул теннис буенча район күләмендә үз көчен сыный. Аны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Укучыларның язгы каникуллары дәвам итә. Ләкин чыгарылыш класс укучылары бар игътибарны укуга юнәлтеп, имтиханнарга әзерләнәләр.
Әлем мәктәбендә узган "Иң шәп әйдаман" конкурсының муниципаль этабында Карамуллина Юлия призёр булды һәм 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Районда үткән "Белая ладья" шахмат беренчелегендә 6 класс укучысы Фәрдиева Алия 3 нче урынны алды, мәктәбебез командасы 2 нче урынга ия булды.
Росиия күләмендә үтә торган русс телендә сәнгатьле уку "Живая классика" конкурсыннда, 7 класс укучысы Акирова Гөлнур җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Кәзкәй авылы мәдәният йортында смотр концертына әзерлек бара. Кәзкәй һәм Тыңламас авылы үзешчәннәре бию,катнаш вокаль ансамбль һәм фольклорга әзерләнәләр.