“Г.Тукай әкиятләре – илһам чыганагы”

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

«Минем  яраткан әдәби героем” республика балалар иҗаты бәйгесенең

Г.Тукай  әкиятләре – илһам чыганагы” номинациясе буенча  муниципаль этабы  тәмамланды.   Бәйгегә  барлыгы 30 эш кабул ителде. Оештыру комитеты барлык эшләрне җентекләп карап, урыннар чыгарды. Барлык эшләрдә бәйге таләпләренә туры китереп эшләнгәннәр.  Балаларның эшләре шулкадәр матур, үзенчәлекле,  шуңа күрә дә  урыннарны берничә  катнашучы үзара  бүлеште.

Урыннар түбәндәгечә чыгарылды.

3 – 4 сыйныф укучылары арасында

1 урын

Сарварова Зәлия. 10 яшь. Актаныш. “Су анасы” (папье – маше, тукыма)

Фархетдинов Ринат. 10 яшь. Актаныш  “Шүрәле” (папье – маше, тире, тукыма, агач).

2 урын

Нуриев Гадел.  3 сыйныф. Иске Богады.  “Кызыклы шәкерт” (йомырка кабырчыгы, буяу)

Арсланова Айзилә 4 сыйныф. Иске Богады. “Кичке әкият” (салам, буяу)

3 урын.

Арсланова Энҗе. 3 сыйныф. Иске Богады. “Эш беткәч уйнарга ярый” (квиллинг)

Калинина Эльвина С.  4 сыйныф.  Теләкәй. “Эш беткәч уйнарга ярый” (бисер)

Шарипов Гадел. 10 яшь.  Аккүз.  “Шүрәле”(агач, төсле җеп, фетр, пластмасса).

 

5 – 6 сыйныф укучылары арасында

1 урын

Басыйров Ринат. 5 сыйныф . Илчебай.  “Бала белән күбәләк”  (бәйләм).

2 урын

Исмәгыйлова Адилә . 5 сыйныф. Сәфәр. “Кызыклы шәкерт” (аппликация).

3 урын

Талипов Ильвир. 5 сыйныф. Кәзкәй. Кадет интернат – мәктәбе. “Шүрәле” (агач, сын)

Иң оригинал  эш.

Мирзагалиева Ильгина 3 сыйныф. Иске Богады. “Бала белән күбәләк” (бисер).

Исламова Әдилә. 3 сыйныф.  Аккүз.  “Су анасы” (бәйләм).

Иң эчтәлекле эш.

Галиева Гөлгенә. 3 сыйныф. Меңнәр. “Кызыклы шәкерт” (витраж буяу).

Бикметова Регина.  4 сыйныф. Актаныш. “Шүрәле” (пластилин, буяу).

Маликова Азалия . 3 сыйныф. Илчебай. “Бала белән күбәләк”  (пирография (тактаны яндырып эшләү))

Иң күләмле эш.

Латыйпова Илүсә. 4 сыйныф. Уразай. “Кызыклы шәкерт” (тозлы камыр).

Нафыйков Айгиз. 3 сыйныф. Тат. Суксы. “Су анасы” (пластилин, тозлы камыр)

Һәр номинация буенча 1, 2, 3 урынны алучылар грамота  һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр, ә калган барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Һәр  ике номинация буенча  1 урынны алучы эшләр республика балалар китапханәсенә, бәйгенең 2 этабына җибәрелә.  Нәтиҗәләр апрель азагында билгеле булачак.

Бәйгегә эшләрен китергән  барлык балаларга,  аларны шушы бәйгегә рухландырып, сәләтләрен ачарга ярдәм иткән өлкәннәргә: әби – бабайларга,  әти – әниләргә, укытучыларга, китапханәчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Бик зур рәхмәт сезгә, шундый күркәм кул эшләре өчен!!!

 Сезне китапханәдә көтеп калабыз!!!

 

 Актаныш үзәк балалар китапханәсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International