"Нәүрүз" бәйрәмнәре дәвам итә.

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты" МБУ - сенә караган мәдәният учакларында Нәүрүз бәйрәмнәре гөрли.21 нче март көнне бәйрәм Адай мәдәният йортында булды, авыл халкы уен-көлке, җыр-бию белән ял итте, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды.Бәйрәмдә катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Галимянова котлавы нур өстенә нур булды.Күҗәкә авыл клубында булып узган "Халкыбызның күңел бизәкләре"кичәсендә дә бу йолага аерым игътибар бирелгән иде.Ә бүген исә Нәүрүзне Уръяды халкы каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International