Яңа Кормаш авылында гомер итүче тыл ветераны Гәбдрәупова Мүстәгыйдә Гәбдрәуп кызы 2016 елның 20 март көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул чын күңелдән ветеранны котлап, үзенең җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.