2016 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886 – 1913) тууына 130 ел тула. Шул уңайдан үзәк китапханә тарафыннан “Тукай хәтирәләре” дигән әдәби викторина игълан ителде. Шулай ук китапханәдә “И мокатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз..?” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлау китап укучыларга , бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы һәркем игътибарына тәгъдим ителә. Аның максаты – китапханә фондларында булган һәм шагыйрь язмышы , аның иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә торган китапларны күрсәтү.
Хөрмәтле китап укучылар, үзәк китапханәгә рәхим итегез!
.jpg)
.jpg)