Киров авыл мәдәният йортында смотр концертына әзерлек бара. Хор һәм вокаль ансамбль егетләре -кызлары көн дә мәдәният йортына җыелалар. Зур коллектив булып бердәм тупланган әлеге егет-кызларыбызны Киров авыл сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге җитәкчесе Заһитова Илсөя Индус кызы, Атказанган мәдәният хезмәткәре Робсон Мусин әзерли.