Кыр - Каентүбә авыл клубында Тукай шигырьләрен укыдык.
Кыр - Каентүбә авыл клубында "Кошлар көне" үткәрелде.
Бүген, 5 апрель көнне, Актатаныш үзәк балалар китапханәсендә 1нче санлы Актаныш мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Айсылу Ахметзянова) кунак булдылар.
5 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафынан "Туган якның күңел кошлары" акциясе башлап җибәрелде.
4-9 апрель атнасында Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология, география һәм химия атналыгы үтә. Атналык кысаларында химия, биология укытучысы Амирова Рәмзия Зыязетдин кызы 8, 9 класс укучылары белән “Танылган бөек химиклар” исемле конференция, ә 5-9 класслар белән география, химия, биологиядән “Яшь геохимбиологлар” исемле белем конкурсы оештырды. Чаралар балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды.
5 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Сынауга укучылар зур җаваплылык белән карады, һәр биремгә дөрес җавап табарга тырышты. Имтиханны, дирекция белән берлектә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова А.Н. үткәрде.
1Б сыйныфы укучыларына 1 нчы апрель көнне әйләнә – тирә дөнья дәресендә укытучылары Айсылу Заниловна дәрес –экскурсия үткәрде.
Иске Кормаш авыл китапханәчесе Яңа Балтач башлангыч мәктәбенә күчмә китапханә белән барды.
Сулыкларны саклай, яңарту максатыннан оештырылган, 8 апрель көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә узачак иң яхшы макет конкурсына укучыларыбыз бик тырышып әзерлек алып баралар.
Бүген мәктәбебездә Киров, Пучы, Сәфәр,Актаныш №2 мәктәбе укучы егетләре арасында баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп командасы 2 нче урынга ия булды(укытучылары Туктаров Б.Р. ) Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез!