ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2 нче апрель Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче Ландыш Хәбир кызы укучыларны шушы уңайдан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, алар хакында сөйләде.Күргәззмәдә балалар яратып укый торган авторларның китаплары да урын алган иде.

Бу атна биология һәм экология атналыгы дип билгеләнде. Биология укытучысы Гөлнара Хәбир кызы укучыларыбызны  атналык план белән таныштырды, һәм атналыкны йомгаклауда  укучыларыбыз арасында иң яхшы кош оясын ясаучыны билгеләячәген җиткерде.

Укучыларда гражданлык-патриотик тәрбия бирү уңаеннан 1 апрель көнне Актаныш №1 мәктәбендә "Зарница" уенны  булып узды. Әлеге уенда безнең мәктәп командасыда уңышлы гына катнашып кайтты.

4 март көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы класс укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында эшлекле сөйләшү узды. Җыелышта уздырылган ОГЭ нәтиҗәләре һәм имтиханнарга алга таба әзерлекне оештыру турында уртага салып сөйләшенде. Укучылар да, ата-аналар да имтиханнарның ни дәрәҗәдә җитди икәнлегенә тагын бер кат инандылар һәм балаларны әзерләүдә укытучылар белән бергә эшләргә ышандырдылар.

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Ф.Н.Гыйлфановның Магариф. РФ сайтында “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены” дигән мәкаләсе дөнья күрде. 

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 1 класс укучылары белән мәктәп китапханәчесе Фазуллина Гөлшат Хавил кызы "Г.Х. Андерсенның әкиятләр иленә сәяхәт" исеме астында библиографик дәрес үткәрде.

 

Казан шәһәрендә милли көрәш буенча ярышлар булып узды.

Район күләмендә үткәрелгән геология буенча рәсем конкурсында катнашып, Яңа Әлем мәктәбе укучылары җиңүләргә ирештеләр. 1 урын – Риназ Исламхуҗин (7 класс), 2 урын -  Фәридә Бәдрәшитова (6 класс), 3 урын - Дильфат Локманов (6 класс). Җитәкчесе Ф.Н.Гыйлфанов.

СХТ китапханәсе яңалыклары. 2 нче санлы урта мәктәптә, кошлар көне уңаеннан әңгәмә . 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International