Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Библиографик дәрес.

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 1 класс укучылары белән мәктәп китапханәчесе Фазуллина Гөлшат Хавил кызы "Г.Х. Андерсенның әкиятләр иленә сәяхәт" исеме астында библиографик дәрес үткәрде. Библиографик дәрес вакытында укучылар Г.Х. Андерсенның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясадылар, тема буенча презентация карадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм  "Кар бабай" әкиятен тыңладылар.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International