Актаныш 1 нче санлы мәктәбе 1б сыйныфы экскурсиядә

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

1Б сыйныфы укучыларына 1 нчы апрель көнне әйләнә – тирә дөнья дәресендә укытучылары Айсылу Заниловна дәрес –экскурсия үткәрде. Укучылар Актанышыбызның иң матур урынында урнашкан “Җиңү паркы”на  барды. Илебез кичергән дәһшәтле сугыш еллары турында сөйләштеләр.  Бүгенге якты, тыныч көнне бүләк иткән ветераннар истәлегенә куелган һәйкәлне карадылар.

Әлеге дәрестән соң, һәркемнең күңелендә әби-бабайларыбызга карата рәхмәт хисләре һәм бугенге тормышыбызның кадерен белеп яшәү хисе  арткандыр...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International