3 апрель көнне балалар белән "Кошлар көне" үткәрдек. Кошлар арасында иң - иңнәрне билгеләдек. Ата кош белән ана кошларның аермасын табарга өйрәндек. Аларның рәсемнәрен карадык. Кошлар турында табышмакларга җаваплар эзләдек. Кош рәсемнәре ясап, аларны кисеп, картина итеп беркеттек. Картинабызны "Кошлар дуслыгы" дип атадык. Соңыннан "Очты, очты", "Көн - төн", "Карчыга һәм чебиләр" уеннарын уйнадык.