Бүген, 5 апрель көнне, Актатаныш үзәк балалар китапханәсендә 1нче санлы Актаныш мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Айсылу Ахметзянова) кунак булдылар.
Без балаларны китапханә белән таныштырдык, китапханәга кайткан газета-журналларга күзәтү ясадык. Яңадан кошлар турында “Кошларым – кошкайларым” дип исемләнгән презентация карап уздык. Презентация барышында балаларга, яз көне туган якларын сагынып кайтучы кошлар һәм аларның табигатькә китергән файдалары турында мәгълүмат бирелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)