ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бакчачыбыз Илиза апа Мирсалихова мәктәп теплицасында бик күп эшләр башкарган.

15 апрель көнне Казанда "Тукай музеенда" бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган республикакүләм фәнни-практик "Тукай укулары" конференциясе узды.

Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Шәймухаметова Айзилә (җитәкчесе Аграпова М.Р.) 22 нче апрельдә Казан шәһәрендә үтәчәк Г. Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының гала-концертында катнашачак. Аңа уңышлар телибез.

Бүген,  19нчы апрель көнне, педагог оештыручы Р.Ш.Гыйльфанова башлангыч класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына класс сәгате үткәрде.  Педагог оештыручы укучыларга сәламәт тормыш алып баруның мөһимлеген, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген төшендерде. Үз фикерләрен белдерергә, үзеңә һәм иптәшләреңә игътибарлы булырга, иртәнге гимнастика күнегүләрен эшләүнең мөһимлеген аңлатты.

Актаныш муниципаль районы балалар китапханәсе оештырган "Елгалар-күлләр тормышы" презентацияләр конкурсында безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Хисамова Р.Р. (Җитәкчесе Гарипова Р.Д.), 3 нче класс укучысы Шарипов Г. (Җитәкчесе Гарипова Э.Ф.) лаеклы I урын яуладылар. 

Бүген Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан  “Минем яраткан әкиятем” дигән темага рәсем бәйгесе оештырылды. Укучылар, күргәзмәгә куелган эшләр белән танышып, иң яхшы эшләрне район бәйгесендә катнашу өчен сайлап алдылар.

Бүген мәктәп күләмендә Донор көне билгеләп үтелде. Укучылар презентация ярдәмендә донорлыкның тарихы һәм канны күчереп салу кагыйдәсе белән таныштылар. Чара ахырында Ләйлә Шәйдуллина укучылар белән берлектә "Тормыш елгасы" темасына төркемле эш оештырды. "Донор көне" рәсем конкурсында актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды.

Мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары бүген сынап карау имтиханнарын бирәләр.

Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә 16 нчы апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен һәм барлык тротуарларны чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, чүптән арынды.

Безнең мәктәп укучылары районның барлык экологик чараларында катнашалар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International