ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Язучыбыз Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" конкурсына әзрлек бара. Укучыларыбыз конкурска бик теләп әзерләнәләр.  Аларга уңышлар телибез!

Җиңүнең 71 еллыгына багышланган һәм районыбызда "Бию елы" булганлыктан "Җиңү Вальсы" конкурсы үткәрелә. Укучыларыбыз бик тырышып элеге конкурска әзерләнәләр.

19 апрель -  Сәламәтлек көне уңаеннан мәктәптә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.

18 апрель- халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне . Шул максаттан Бурсык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәйкәлне чистартты чәчәкләр утырттылар.

Балалар бакчалары үзешчән сәнгать коллективларының смотр концерты

Озакламый узачак  Бердәм республика тесты алдыннан, тагын бер кат белемнәрен тикшерделәр.

17 апрель көнне Мәсәде авылында “Әти , әни һәм мин-спорт гаиләсе” дип исемләнгән гаилә бәйрәме үтте. Бәйрәмдә гаиләләр арасында спорт ярышлары оештырылды. Әтиләребез балык пешерде, чәй кайнатты. Балалар һәм әти-әниләр оештырылган чарадан бик канәгать булып күтәренке күңел белән таралышты.

Югары Яхшый мәктәбендә  рус теле  атналыгы бара.

19 апрель көнне Уразай авыл китапханәсендә "Тукай безнең күңелләрдә" исеме астында балалар иртәсе булып үтте. Татар халкының бөек шагыйре Г Тукайның тормышына һәм иҗатына багышлап китап күргәзмәсе дә төзеп куелган иде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләрен тыңладылар.

18 апрельдән "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" - "Мәрхәмәтле Татарстан" ирекле акциясе башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International