19 апрель көнне Уразай авыл китапханәсендә "Тукай безнең күңелләрдә" исеме астында балалар иртәсе булып үтте. Татар халкының бөек шагыйре Г Тукайның тормышына һәм иҗатына багышлап китап күргәзмәсе дә төзеп куелган иде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әкиятләрен тыңладылар.