ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

"Йолдызлык" фестивале әле һаман дәвам итә.Әлеге бәйгенең Казанда уздырылган республика зонасында "Күбәләк" балалар бакачасыннан Салахова Таңсылу "Конферансье" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.

18  нче апрель көнне  5-8 класс укучылары чыгарган “ Яшь географ”  стенгазеталар элеп куелды.  Укучылар бик тырышып, матур һәм эчтәлекле итеп стенгазеталарын чыгарганнар. Алар каралды һәм нәтиҗәләр чыгарылды: 1 урын: 6 класс, 2 урын: 7 класс, 3 урын: 8 класс, 4 нче урын: 5 класс.

Республика күләмендә  25 апрельдә 9 класс укучылары  татар теленнән  БРТ  тапшырачак.  Бүген безнең  мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.

20 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора.

Район күләмендә мәктәпләр арасында дару үләннәрен җыю буенча конкурс игълан ителде. Укучылар әти-әниләр һәм класс җитәкчеләре белән берлектә каен  бөресе җыя башладылар.  Әлеге чарада 2-9 класс укучылары бик актив катнаша.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле фәннәрдән үткәрелә торган дистанцион конкурсларда, олимпиадаларда  да теләп катнашалар.  Калининград шәһәренең усеш үзәге оештырган   “Олимпус” бөтенрәсәй дистанцион конкурсында мәктәбебезнең 7 класс укучысы Гыйльметдинова Резеда биология фәненнән – 2 нче, 5 класс укучысы Сахапов Данияр – математикадан 3 нче урынны алдылар (укытучылары: Әмирова Р.З., Фәрдиева Л.Р.). Укучыларыбыз шулай ук рус теле, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән дә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр (укытучылары: Сөләйманова А.Н., Вазетдинова Т.М., Җәмилова Р.Г., Фаттахова Л.Д.).

 

18 апрельдән 26 апрельгә кадәр мәктәптә ""Туган тел" атналыгы игълан ителде. Атналык линейкада чаралар планы белән таныштырылды.

18 апрельдә кадет интернат-мәктәбендә директорлар яны  киңәшмәсе узды. Тубәндәге эшләргә нәтиҗә ясалды: М.Ш. Шәймиев призына булып узган татар-башкорт көрәше буенча; “ОБЖ  укытучысы 2016” конкурсы буенча; 

Кадет интернат-мәктәбенең 9 Б сыйныф укучысы  Гилимьянов Илназ  Халыкара онлайн-олимпиада "Фоксфорда"(Сезон III) һәм II дәрәҗә Диплом белән буләкләнде.

14 апрель көнне кадет интернат-мәктәбендә язгы кросс ачылу хөрмәтенә йөгерү ярышы узды. ел. Бу йөгерештә барлык кадет укучылары  катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International