Кадет интернат-мәктәбе яңалыклары. Директорлар яны киңәшмәсе

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә кадет интернат-мәктәбендә директорлар яны  киңәшмәсе узды. Тубәндәге эшләргә нәтиҗә ясалды: М.Ш. Шәймиев призына булып узган татар-башкорт көрәше буенча; “ОБЖ  укытучысы 2016” конкурсы буенча; “Су саклау” конкурсында җиңүчеләре турында сөйләшүләр булды. Шулай ук электрон журналларны төгәл һәм вакытында тутырып баруны да кисәтеп үтте.

Икенче атнага да түбәндәге эшләр планнаштырылды: 10 нчы сыйныфлар өчен уку буенча сборларга әзерләнү; 9 нчы майга хәзерлек; “Наследники Победы 2016” конкурсына да әзерләнергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International