Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен, район күләмендә үткәреләсе техник иҗат фестиваленә әзерләнү максатыннан, кул эшләре күргәзмәсе һәм рәсем күргәзмәсе оештырыла. Быел бу күргәзмә ата- аналарга тәкъдим ителде.
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру барышында мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" дигән темага ата аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибендә икенче яртыеллыкта укыту тәрбия өлкәсендәге башкарылган эшләр, проблемалар турында сүз алып барылды. Олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңеп чыккан, җәмәгать эшләрендә аеруча активлык күрсәткән укучыларның әти- әниләренә директор тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды. Төп дәүләт имтиханнары турында ата-аналарга информация җиткерелде. Мәктәп тормышын чагылдырган видеопрезентация ата-аналар күңеленә аеруча хуш килде. Ата- аналарның педагогик белемнәрен арттыру максатыннан фикерләр дә тәрбия темасына кагылышлы видеороликлар аша тәкъдим ителде.
Г.Тукайның юбилее уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтә: шигырьләр ятлау, рәсемнәр ясау, китаплар күргәзмәсе оештыру, көн саен китап уку минутлары үткәрелә. Укучылар, күбесенчә, Г.Тукайның балалар өчен язылган китапларын һәм Ә.Фәйзинең "Тукай" романыннан өзекләр укыйлар. Ә менә сигезенче класстан Регина Гаязова, җиденче класстан Эльвина Шакирова дәрестән тыш вакытта Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре буенча төрле материаллардан үзенчәлекле панно ясадылар. (җит. Нуриева Ә. Г.)
«ФОРПОСТ» хезмәткәрләре арасында республика профиль сменасы
16 апрель "Югары Яхшый мәдәният йорты" хезмәткәрләре өмэдэ булдылар.
20 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора. Иске Кормаш укучылары эстафетада катнашалар. Остазлары 1 категорияле физкультура укытучысы Газизов Илдус Нәҗип улы. Аларга уңышлар телибез!