ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

          Бүген мәктәбебездә "Мәрхәмәтле Татарстан" һәм "Спортивный Татарстан" акцияләре кысаларында һәр класста Сәламәтлек дәресләре уздырылды. Аларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, спортның әһәмияте турында әңгәмәләр оештырылды, анкета сорауларына җавап табу, төрле файдалы күнегүләр ясау укучыларда зур кызыксыну уятты. Әлеге дәресләрдә класс җитәкчеләре укучыларда спортка карата мәхәббәт, үзеңнең сәламәтлегенә карата җаваплылык хисләре тәрбияләргә омтылды.

19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Анда МЧС вәкиле Хабибуллин Ленар, балигъ булмаганнар эшләре буенча баш инспекторы Ахунова Ания, игелек үзәге педагогы чыгыш ясады. 

16 апрель көнне, мәктәбебезнең спорт мәйданчыгында "Спортивный Татарстан" республика акциясен ачу тантанасы оештырылды. Әлеге чарада барлык укучылар һәм мәктәп коллективы катнашты.

18 апрель көнненнән башлап 30 апрельгә кадәр “Татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге” игълан ителде. Ункөнлек барышында  кызыклы викториналар, кичәләр, татар теленнән ачык дәресләр көтелә.


 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  каен бөресе җыю  белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.   Саф һавада, кошлар тавышын тыңлый- тыңлый, язгы табигатьтә  дуслар белән гөрләшә- серләшә,   файдалы эш башкару- үзе бер дәва. Узган ел дару үләннәрен тулай җыем буенча мәктәп өченче урында иде,  быел да калышмаска исәп.

Югары Яхшый авыл китапханәсендә рәсем конкурсы уздырылды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Язгы шәфкатьлелек атнасы" кысаларында,  мәктәпнең тирә- ягын җыештыру өчен, бердәм рәвештә өмәгә чыкты. Өмәдә өлкәннәр дә, башлангыч класс укучылары да теләп катнашты

Югары Яхшый авыл китапханәсендә "Бөтендөнья кошлар көне" уңаеннан  "Канатлы дусларыбыз" исеме астында шигырь кичәсе үтте.

Бу концертта Актаныш башлангыч мәктәп – балалар бакчасының коллективы катнашты.

Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 16 апрель көнне өмә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International