Районда халык иҗатын тагын да үстерү, сәләтлеләрне барлау һәм ачыклау, үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру максатыннан, 18 апрель көнне Актаныш мәдәният йортында балалар бакчаларының смотр концерты булды. 2011 нче ел- Габдулла Тукай елы дип игълан ителү уңаеннан, бөек шагыйребезне искә алу һәм хөрмәтләү смотр концертында да чагылыш тапты. Программада Г. Тукай сүзләренә вокаль ансамбль өчен җырлар, нәфис сүз жанры кертелгән иде.
Бу концертта Актаныш башлангыч мәктәп – балалар бакчасының коллективы катнашты һәм бик матур чыгышлары белән тамашачыны сөендерделәр. Коллективның йөзен, көчен, бердәмлеген күрсәтүче чыгышларын мәдәният йортында күрергә мөмкин булды.