Актанышта Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узачак

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

 

20 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора.

Ярышлар Җиңү паркы каршындагы мәйданда 10.00 сәгатьтә башланачак.

Җиңүче командалар, призерлар грамота һәм Фирая Солтанова - Жданованың күчмә Кубогы белән бүләкләнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International