Актаныш мәдәният йортында Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында читтән торып укучы 3 курс студентларының язгы сессиясе башланды.
Әлеге конкурста МБОУ “Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре белән чыгыш ясадылар.
2016 ел - Татарстан республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан республикада төрле чаралар уздырыла.
21 апрель көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә хезмәт саклауга кагылышлы сораулар буенча семинар-укыту уздырылды.
Актаныш районы ЗАГС булегендә 2016 нче елнын 21 апрель көнендә 60 нчы баланы теркәү тантанасы үткәрелде
19 апрель көнне Казанда Г.Тукай исемендәге VI халыкара шигырь укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Хәсәнов Рәмис (укытучысы Хафизова Т.М.) катнышты һәм Диплом белән бүләкләнде.
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы".
20 нче апрель көнне - "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы"ның бишенче көнендә "Донор көне." Иске Кормаш мәдәният йортында авыл җирлегенең почетлы донорлары белән очрашу үтте. Анда кан бирүнең һәм донорлыкның әһәмияте турында сөйләштек.
«Язгы мәрхәмәтлелек” акциясенең планын утәү максатыннан 21 нче апрельдә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге” һәм Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбенең ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә Кәзкәй авылында яшәуче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсә Хисматуллинга ярдәм оештырылды.
Иске Кормаш мәдәният йортында "Игелек маршы".