Актаныш районы ЗАГС булегендә 2016 нче елнын 21 апрель көнендә 60 нчы баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти- Әнвәров Шәфкат Илфат улы хэм әнисе- Әнвәрова Голнара Фигат кызы улларына Тамерлан исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын кунелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт , бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә унышлар , мәхәббәтле тормыш телибез,-диде ул.