Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, дәүләт хезмәт инспекциясе һәм агросәнәгать комплексы профсоюзларының республика комитеты карары нигезендә 18 апрельдән 16 майга кадәр айлык игълан ителде.
Шул айлык кысаларында, 21 апрель көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә хезмәт саклауга кагылышлы сораулар буенча семинар-укыту уздырылды.
Семинар беткәч, тыңлаучыларга сертификат тапшырылды.