Язгы мәрхәмәтлелек атнасы.

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Изге гамәлләр эшләү көне. «Язгы мәрхәмәтлелек”  акциясенең планын утәү максатыннан  21 нче апрельдә   халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Игелек үзәге” һәм Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбенең  ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә Кәзкәй авылында яшәуче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсә Хисматуллинга ярдәм оештырылды. Чараның төп максаты булып  ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге, мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын  кайгырту, балаларның буш вакытларын дөрес оештыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү торды. Эш барышында ирекле ярдәмчеләр ветеранның өй һәм ишек алдын жыештырдылар, чүп түктеләр. Соңыннан 91 яшьлек Гайсә Хисматуллин уз чоры кешеләренең авыр яшьлеге турында сөйләде, үсеп килуче буынны яхшы укырга, хезмәтне яратырга,  илебезнең лаеклы гражданы булырга өндәде.

         21 апрель   “Изге гамәлләр эшләү” көне девизы астында күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен,  мәктәп кирәк яраклары һәм уенчыклар җыю  белән дәвам итте. Бу чарада районда яшәүче кешеләр актив катнашты. “Игелек узәге” хезмәткәрләре акциядә катнашкан барлык гражданнарга рәхмәтләрен җиткерә һәм исәнлек-саулык тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International