ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга
Такталачык мәктәп-интернатында бөек татар шагыре Г.Тукайның юбилее үткәрелде.


21 нче апрель көнне Такталачык мәктәбендә Г.Тукайның әсәләрен сәхнәләштерү конкурсы булып узды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. Безнең мәктәпнең 1-5 нче класс укучылары,  сөекле шагыйребезнең сабыйлар өчен язылган "Бәйрәм бүген, "Театр",   "Бала белән күбәләк", Кызыклы шәкерт", "Фатыйма белән сандугач", "Бичара куян","Кошларга"  әсәрләреннән үзенчәлекле композиция төзеп, тамашачыга тәкъдим итте.    

21 апрель көнне , Габдулла Тукайның  тууына130 ел тулуга багышланган , башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән "Кәҗә белән сарык" әкияте белән укучыларыбыз Такталачык мәктәбендә уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.

20 апрель көнне "Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында,җиңел атлетика буенча җәйге сезонны ачу тарафыннан, Фирая апа Султанова кучмә кубогына эстафета уздырылды. Әлеге эстафетада безнең мәктәп командасы да катнашты.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Киров мәдәният йорты коллективы Яркәйдә кунакта.

Киров авыл китапханәчесе барлык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә өмәдә катнашты.

21 нче апрель көнне Татар Ямалы мәдәният йортында "Тукайны бергәләп укыйбыз" исеме астында акция башланып китте.

Китапханәче мәдәният хезмәткәрләре белән өмәдә.

20 апрельдә Яңа Әлем балалар бакчасында Габдулла Тукайның 130 ел тууына багышланган иртәдә, Яңа Әлем авыл китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә "Шүрәле һәм аның дуслары" дип аталган чыгышта катнаштылар. Алар балаларга Тукай иҗатына кагылышлы кызыклы сораулар, әдәби күчтәнәчләр алып керделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International