Киров мәдәният йорты хезмәткәрләре Яркәйгә тәҗрибә уртаклашырга барды. Яркәй мәдәният йортында авыллар тарафыннан уздырылган зур концерт күрсәтелде. Ут күршеләребез кунакларны бик җылы кабул итте. Концерт төрле милләтнең гореф-гадәтен чагылдырган фольклор чыгышларга, матур җыр-биюләргә бай иде.