Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. Безнең мәктәпнең 1-5 нче класс укучылары, сөекле шагыйребезнең сабыйлар өчен язылган "Бәйрәм бүген, "Театр", "Бала белән күбәләк", Кызыклы шәкерт", "Фатыйма белән сандугач", "Бичара куян","Кошларга" әсәрләреннән үзенчәлекле композиция төзеп, тамашачыга тәкъдим итте.