21 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районда үткәрелгән фәнни-техник иҗат фестивалендә катнаштылар. Шулай ук балаларның кул эшләре дә тәкъдим ителде. 5 класс укучысы Салихов Илнур, 7 класс укучысы Аскаров Ленар үзләре ясаган самолет һәм ракета моделен якладылар. Җитәкчеләре – технология укытучысы Сахауов И.Г.!
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә, белем бирү оешмаларының 1-5 сыйныф укучылары арасында, район күләмендә "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” бәйгесе узды.
21 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап зурлар белән"Тукай шәҗәрәсе- язучылар иҗатында" исемле әдәби уку үткәрелде. Әлеге чарада якташ язучыбыз М. Әмирхановның "Бибимәмдүдә" бәяне кычкырып укылды. Ул Г.Тукайның әнисенә багышлып язылган. Шулай ук Г.Тукайның әнисе, әтисе ягыннан төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштык.
“Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан колхозчыларның тормышын яхшыртучы, район авыл хуҗалагын яңа этапка чыгаруга үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын яктырткан чара 22 апрель көнне узды.
“Спорт сөюче Татарстан” акциясе дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешен ппропагандалу максатыннан Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Тылсым” мәктәп -балалар бакчасында спорт бәйрәме уздырдылар.
21 апрель көнне район күләмендә Г.Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча конкурс узды
"Спорт сөюче Татарстан" республика акциясе "Алтынчәч" балалар бакчасында
Яңа Кормаш авылы гражданнары авылның санитар торышына җитди игьтибар бирәләр.Татар Суксуы авыл жирлеге территориясенэ кабул ителгән чисталык булдыру,төзекләндерү кагыйдәләренә таянып авылның төзеклеге, санитария хәлен яхшырту буенча да күп эш эшләнде.
Авыл жирлегендэ чисталык һәм тәртипне саклау өчен даими рәвештә өмәләр оештырыла. Авыл җирлегенә кергән юл кырыйларын чистарту,чүп үләннәреннән арындыру һәм мәчет тирәләрен жыештыру эшләре алып барыла.21 апрель көнне чираттагы өмә "Газиз"мәчетендә өлкәннәр белән оештырылды.Монда катнашкан кешеләрнең һәр кайсына рәхмәт әйтәсе килә.
“Язгы шәфкатьлелек” атнасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы һәм психологы Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан Актаныш районының Байсар гомуми белем бирү мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары арасында КВН бәйгесе үткәрде.