ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

21 апрель көнне Татарстан республикасы мәктәпләрендә “Граждановедение” фәне буенча халыкара чагыштырулы тикшерү уздырылды.

"Тукай айлыгы" кысаларында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты  атналыгы уза. Атналык барышында чараларны укытучы Галләмова Г.М. оештыра.

20 апрель көнне Фирая Султанова-Жданова призына үткәрелгән эстафетада уңышлы чыгыш ясап, Яңа Әлем мәктәбе укучылары командасы 1 урын яулап, Кубокка ия булдылар.

АТТ тулай торагында әдәби кичә.

19 апрель көнне Яңа Әлем мәдәният йортында мәктәп һәм балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналары катнашында эшлекле җыелыш үткәрелде. Җыелышны авыл башлыгы Дилбәр Миркасимовна алып барды. Чарада МЧС, эчке эшләр бүлеге, игелек үзәгеннән чакырылган вәкилләр дә катнашты. Мәктәп директоры һәм тәрбия завучы мәктәп эшчәнлеге һәм алда торган планнар белән таныштырдылар.

 

Мәктәптә  Кино елы кысаларында педагог - организатор Шайдуллина Ләйлә Наил кызы  "Мин кино яратам" темасына  презентация карау оештырды,укучылар белән  кино һәм мультфильм темалары буенча  кызыклы викторина уздырды. Чара укучыларның кино сәнгате өлкәсендә белемнәрен һәм кызыксынуларын ачыкларга ярдәм итте. Бу чара ахырында укучыларга район күләмендә уздырылган видеофильмнар конкурсына информатика укытучысы Шавалиев Д.М.һәм укучылар Фаррахова К. һәм Хисамова Р. ярдәме белән әзерләнгән "Ералаш"("Тирән итеп сулагыз", "Арихметика") ,"Үз - үземә режиссер" тәкъдим ителде.

21 апрель көнне  Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. Безнең мәктәпнең 2-4 нче класс укучылары,сөекле шагыйребезнең сабыйлар өчен язылган  "Эш беткәч уйнарга ярый" әсәрен сәхнәләштереп тамашачыга тәкъдим итте.

Бүген 9 класс укучылары мәктәп яны бакчасына үзләреннән истәлеккә, акчыршы (пихта) утырттылар.  Аларга агачларны утыртышырга урманчы Хисамов Р.Р.ярдәм итте.

       22 апрель  көнне район күләмендә укучыларның техник иҗат күргәзмәсе һәм иң яхшы су ресурслары макетлары конкурсы булып узды. 

22 апрель көнне, безнең Актаныш балалар китапханәсендә кунакта “Алтынчәч” балалар бакчасының  зурлар “А” төркеме балалары булды (тәрбиячеләр Рима Галимова, Илһамия Шагалиева).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International