22 апрель көнне, безнең Актаныш балалар китапханәсендә кунакта “Алтынчәч” балалар бакчасының зурлар “А” төркеме балалары булды (тәрбиячеләр Рима Галимова, Илһамия Шагалиева). Балаларны кыскача китапханә тәртипләре, китапханәдә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырылды. “Мин кулыма китап алам” электрон презентация ярдәмендә, балаларны китап, китапханә белән таныштырдык. Балалар игътибарына әкият китапларыннан күргәзмәлек куелды.
Бу атна – мәрхәмәтлелек атнасы буларак билгеләп үтелде. Балаларга В. Катаевның “Җиде төстәге чәчәк” хикәясе буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде. Бу мультфильм мәрхәмәтле Женя исемле кыз турында. Женя тылсымчыдан бүләккә сихри тылсымлы чәчәк ала. Ул чәчәкнең алты таҗын теләсә ничек тота. Менә хикәя азагында гына, авыру малайның аякларын сихәтләндерер өчен, соңгы таҗын куллана. Ул малайга карата яхшылык эшли. Караган мультфильмга нәтиҗә ясап, балалар көндә, һәрвакыт яхшылык эшләргә кирәген аңладылар. Безгә, өлкәннәргә, балаларны яхшыны начардан аера белергә һәм сабыйлар күңелендә киң күңеллелек, яхшылык сыйфатлары тәрбияләргә тиешбез. Һәм моның өчен без үзебез аларга үрнәк булырга тиешбез.
Балалар белән “Матур сүз әйт!” дигән уен уздырылды. Уенда катнашучылар бер – берсенә йомшак кызыл йөрәк уенчыгын биреп, матур сүзләр әйтергә тиешләр иде. Нәтиҗәдә, балаларның бик матур сүзләр белүе билгеле булды һәм алар бу сүзләрне көн саен кулланалар да икән.
26 апрель - бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көне. Шагыйрьнең балачагы белән кыскача таныштырганнан соң, кунакларыбыз үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Тукайның шигырьләрен сөйләп, җырларын җырладылар. Очрашу истәлеге итеп балалар төркеменә китаплар бүләк иттек.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)