ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе
26 апрельдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Гыйбадуллина тантаналы линейкада Туган тел айлыгын йомгаклады. Барлык конкурсларда,ачык чараларда катнашкан укучылар бүләкләнде.Такталачык мәктәп-интернатта Туган тел айлыгын уздыруда катнашкан педагогларга рәхмәт белдерелде.
Такталачык мәктәп-интернатының мәктәп-яны тәҗрибә участогында практик эшләр башланды

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукайның туган көне һәр елдагыча зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмчә бизәлгән залда Г.Тукайга багышланган видеофильм күрсәтелде.  Аннан  соң  1-5 нче класс укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләренә нигезләнеп әзерләнгән "Тукай аланы"   дигән композиция күрсәттеләр.  "Тукай замандашлары"  районкүләм  нәфис сүз сөйләүчеләр бәйгесендә  призлы урынга лаек булган Гүзәл Газетдинова  "Теләнче" шигырен  укучыларга тәкъдим итте.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Мөбәрәк кызы Г.Тукайның юбилее уңаеннан башкарган эшләргә йомгак ясады.. Чара күмәк рәвештә "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды

Математика фәненнән ике укучы "Умный мамонтһнок" конкурсында катнашып, җиңүче дипломнарына ия булдылар. (Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев)

"Инфознайка-2016" Халыкара уен конкурсында мәктәптән 12 укучы катнашып, 6 укучы җиңүче дипломына һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар. (Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев)

27 апрель көнне Мәсәде авыл клубында Бурсык авыл китапханәсе , мәдәният йорты хезмәткәрләре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга " Уйнадың син ник бик аз..?" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Бөек Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган викторина сорауларына җаваплар эзләделәр . “Шагыйрьләр солтаны" дип аталган презентация тәкъдим ителде.

22 нче ппрель көнне халкыбыз шагыйре Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге, "Болгар" радиосы, ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән берьюлы өч зур чара: "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры; Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү; "Чәкчәк шоу"ның ("Болгар" радиосы) "Тукай эзләре буенча" сәфәре тантаналары үткәрелде.

Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесендә барлыгы 105 эш көч сынашты. Актаныш районыннан әлеге бәйгедә 4 эш катнашты. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән IX класс укучысы Хисамова Ралина – “Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” агачка көйдереп ясау, II класс укучысы Фәррахова Кадрия – “Бала белән күбәләк” шигыренә саламнан картина видео мастер-класслары белән катнашып I-II дәрәҗә дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова.

Аларның эшләре белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз.
“Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” (http://www.youtube.com/watch?v=gBxI1VXDsWU)
“Бала белән күбәләк” (http://www.youtube.com/watch?v=hpaeGG_sQ8U

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Байсар мәктәбе укучылары Җир Хартиясе принципларын гамәлга ашыруда катнаштылар 

Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча уздырылган конкурс нәтиҗәләре билгеле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International