Аккүз мәктәбе яңалыклары

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

22 нче ппрель көнне халкыбыз шагыйре Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге, "Болгар" радиосы, ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән берьюлы өч зур чара: "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры; Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү; "Чәкчәк шоу"ның ("Болгар" радиосы) "Тукай эзләре буенча" сәфәре тантаналары үткәрелде.

Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесендә барлыгы 105 эш көч сынашты. Актаныш районыннан әлеге бәйгедә 4 эш катнашты. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән IX класс укучысы Хисамова Ралина – “Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” агачка көйдереп ясау, II класс укучысы Фәррахова Кадрия – “Бала белән күбәләк” шигыренә саламнан картина видео мастер-класслары белән катнашып I-II дәрәҗә дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова.

Аларның эшләре белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз.
“Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” (http://www.youtube.com/watch?v=gBxI1VXDsWU)
“Бала белән күбәләк” (http://www.youtube.com/watch?v=hpaeGG_sQ8U

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International