Темасы “Салават күпере”. Рәзилә Ринас кызы дәрестә яңа технологияләр кулланды.
21 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә 3 нче фәнни-техник иҗат фестиваленә әзерлек кысаларында техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбеннән үзенең иҗат эше белән 6 нчы сыйныф укучысы Имамов Сирин "Төрле материаллар эшкәртүдә кулланыла торган станоклар, инструментлар" номинациясендә мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе-Марданов А.М. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.
29 апрель көнне район үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне тикшерү буенча ярыш үтәчәк. Әлеге ярышта Күҗәкә мәктәбеннән 1-4 класс укучыларыннан төзелгән команда катнаша: Фазлиева З, Гайнетдинова Ч, Гиздуллин К һәм Бариев З.
Лаеклы ялдагы укытучы Вильданова Гөлсинә Гариф кызы, Югары Яхшый мәктәбендә әхлак дәресе уздырды.
26 апрель көнне , татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган һәм зур оешканлык белән узган бәйрәм чаралары бүген дә мәдәният һәм сәнгать паркында дәвам итә.
Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, мәктәптә “Тукай - мәңгелек” темасына кичә уздырылды. “Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү”, “Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясау”, “Тукайга хат” язу иҗади бәйгеләрендә призлы урынга чыгучы укучылар бүләкләнде. Укытучы Ә.Р.Исрафилова кичәне интеллектуаль уен формасында оештырган иде.
XVIII Халыкара "Чиксез балачак" фестиваленең муниципаль турында безнең мәктәп укучылары актив катнашып призлы урыннар яуладылар. "Туган якның истәлекле бүләкләре" номинациясендә (10-11 яшь) Шәрипов Гадел (Җитәкчесе: Э.Ф.Гарипова), "Уңган куллар: иҗаттан һөнәргә" номинациясендә (10-13 яшь) Муллаянова Зөһрә (Җитәкчесе: Н.Х.Гилванова). Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Актаныш районы мәктәпләре һәм өстәмә белем учрежденияләре арасында үткәрелгән техник иҗат күргәзмәсендә безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Ихсанов Данил, 8 нче класс укучысы Латипов Динарис "Авиамоделизм" номинациясендә икесе дә I урын яуладылар. Җитәкчеләре: А.Ә.Исламов. Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
26 нчы апрель көнне мәктәптә халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичә укучылар көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Шулай ук шигырҗ укучылар, җырлар бәйгесе үтте. Һәр класс Г.Тукай әсәрләен сәхнәләштереп тәкъдим иттеләр. Кичәне Г.М.Исламова, А.Ф.Хисамова оештырдылар.