“Тукайның кайгылы һәм шатлыклы балачагы”

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне ,  татар халкының бөек шагыйре  Г. Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган һәм зур оешканлык белән узган  бәйрәм чаралары бүген дә  мәдәният һәм сәнгать паркында дәвам итә.  28 апрель көнне,  Актаныш үзәк балалар китапханәсе  2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1”Г” сыйныф укучылар (сыйныф җитәкчесе Миләүшә  Салихова)  белән берлектә,   бөек Тукайга багышлап “Тукайның кайгылы һәм шатлыклы  балачагы” дигән исемдә мәдәни чара уздырды. Мәдәни чара барышында,  балалар  кечкенә Апушның балачагы, үсмер еллары, нинди шартларда яшәве белән таныштылар.  Балалар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.  Балалар шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аннары мәдәни чара  китапханәдә дәвам итте.  Тукайга багышланган презентация бик кызыклы һәм эчтәлекле булды .  Презентация азагында балалар шагыйрьнең  балачагы һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.  Мәдәни чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.  Кичәбезнең истәлеге итеп сыйныфка китап бүләк иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International