ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

26 апрель көнне район күләмендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесе узды. Безнең мәктәптән  2,3,4 класс укучылары катнашып, гран-при иясе булдылар . Җитәкчеләре: Хайбрахманова Л. З., Миргалауова Г. Ш. Котлыйбыз!


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәптә Бөтенрәсәй бердәм ТИН дәресе үткәрелде. Укучыларга гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кабаттан аңлатылды. Дәрестә презентация кулланылды. Практик өлештә укучылар противогаз белән эшләү күнегүләре башкардылар. Укытучы: Хабибуллин А.Д.

23 апрель көнне Казан шәһәрендә Л.Н.Толстой исемендәге XIV-нче фәнни-практик конференциясе узды. Әлеге чарада икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучысы Шаймарданов Родион үзенең тикшеренү эшен уңышлы яклап җиңүче булды.

28 апрель көнне МБББУ “Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе” оештырган мәктәп китапханәчеләрнең “Губдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары булып узды.

27 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан , мәктәбебездә «Без Тукайны яратабыз» исеме астында кичә үтте. 

"Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Безнең кадерле ветеран" Республика хәйрия акциясе кысаларында Чалманарат мәктәбенең "Табигать сакчылары" балалар оешмасы членнары сугыш һәм тыл ветераннары Гәрәев Бәдертдин һәм Наилә Гәрәева турында альбом ясадылар.  Альбомда ветераннарыбызның тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары чагылдырылды. 

Кичә, 27 апрель көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары киңәшмәсе булып узды.

Күҗәкә мәктәбендә 6 класс укучылары географиядән  “Своя игра” викторинасында катнаштылар.  Ярыш укучыларның фактик белемнәрен генә түгел, ә практик белемнәрен тикшерүгә дә юнәлтелгән иде.

28 апрель көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 кл укучылары арасында спорт ярышы үтте. Укучылар барысы да спорт киеменнән иде.  Укучылар үзләрен төрле ярышларда сынап карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International