ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

27 апреля в школе был проведен открытый урок по Основам безопасности жизнедеятельности, посвященного 71-й годовщине Победы в Великой Отечественной войны и 367-летию пожарной охраны России. Урок подготовил учитель ОБЖ А.А.Исламов.

Шушы көннәрдә Аккүз белән Байсар авыллары арасындагы басу территориясендә авыл хуҗалыгына багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмә барышында, “Ташкын” хуҗалыгы сатып алган яңа кукуруз чәчү агрегатын сынап карады. Әлеге агрегат чит илнекенә ошаган үз республикабызда җитештерелә торган аналог.

Бүген мәктәптә ТИН дәресе буенча ачык дәрес булды. Флунов Ә.Ф. 8 класс укучылары белән берлектә хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр һәм бурычлар белән таныштырды.

28 апрель-бөтендөнья хезмәтне саклау көне.Шуны исәпкә алып классларда класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә ,һөнәри авырулар алуны кисәтүгә кагылышлы темалар белән таныштылар. Барлык укучы да үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Татар Суксуы урта мәктәбе укучылары белән  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына карата эзләнү эшләре алып барылды. 7 сыйныф укчыларың сугыш ветераны Шакиров Вазих абый турында эшләгән  альбомы яхшы дип табылды. “Безнең сөекле ветеран” альбомын район күләмендә уздырылган конкурска җибәрдек.

26 нчы апрель көнне Күҗәкә авыл клубында, Адай мәдәният йортында Оренбург циркы чыгыш ясады.

Бу көннәрдә "Адай мәдәният йорты"нда Тукай көннәре үтә.

25 апрель көнне мәктәп укучыларыбыз белән берлектә,Киров авыл мәдәният йорты каршында  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукай яши һәрбер йөрәктә" дип аталган зур бәйрәм үтте.Мәктәбебез укучылары "Кәҗә белән сарык әкияте" һәм үзләре теләп ятлаган шигырьләр чыгыш ясадылар.

28 нче апрель көнне Мәсәде авылында халык жыены утте. Анда тубәндәге мәсьәләләр каралды: чисталык икеайлыгы кысаларында башкарылачак эшләр, янгын куркынычсызлыгы , алда торган өмәләр.

Район күләмендә үткәрелгән фәнни-техник иҗат фестивалендә катнашып, 6 класс укучылары "Судомоделизм" номинациясендә 1 урынга ия булдылар. Укытучы - Вагыйзов Ш.Н. Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International