Авыл хуҗалыгына багышланган семинар-киңәшмә узды

2016 елның 29 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Аккүз белән Байсар авыллары арасындагы басу территориясендә авыл хуҗалыгына багышланган семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмә барышында, “Ташкын” хуҗалыгы сатып алган яңа кукуруз чәчү агрегатын сынап карады. Әлеге агрегат чит илнекенә ошаган үз республикабызда җитештерелә торган аналог.

Быел районыбыз кырларында 650 мең га кукуруз игү күздә тотыла. Шуның 2040 га бөртеккә игеләчәк. Районыбыз белгечләре фикеренчә, бүгенге көндә барлык культураларны да чәчү өчен җир шартлары һәм һава температурасы нормага туры килә.

Киңәшмә борчак басуында дәвам итте. Биредә “Саф” хуҗалыгының яңа “АБ-18” тырмалау агрегаты сыналды. Агрегатның эш алып барыр өчен уңай яклары күп булуы ассызыклап үтелде.

Киңәшмәдә шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләренә таянып эш итү, медицина карау таләпләрен дөрес һәм төгәл үтәү буенча да сөйләшү алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International