"Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Безнең кадерле ветеран" Республика хәйрия акциясе кысаларында Чалманарат мәктәбенең "Табигать сакчылары" балалар оешмасы членнары сугыш һәм тыл ветераннары Гәрәев Бәдертдин һәм Наилә Гәрәева турында альбом ясадылар. Альбомда ветераннарыбызның тормыш юлы, сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары чагылдырылды.