Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит, ярат китапны. Г.Тукай
28 апрель көнне МБББУ “Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе” оештырган мәктәп китапханәчеләрнең “Губдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары булып узды. Семинарда МБОУ “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның китапханәчесе Исламова Д.З. катнашты.Семинарда мәктәп директоры Ландыш Сәяф кызы Нургалиева чыгыш ясады, “Без – Тукайлы халык мәңгегә!” 1-8 класс укучылары катнашында Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә, китапханәче Гөлшат Хавил кызы Фазуллина уен-викторина үткәрде, Мәгариф идарәсенең методисты Ләйсән Рәшит кызы Кадырова мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырды, “Шәрип Шәймиев музей-йорты”на экскурсия булды.