Такталачык мәктәбе яңалыклары Г.Тукайның туган көне

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукайның туган көне һәр елдагыча зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмчә бизәлгән залда Г.Тукайга багышланган видеофильм күрсәтелде.  Аннан  соң  1-5 нче класс укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләренә нигезләнеп әзерләнгән "Тукай аланы"   дигән композиция күрсәттеләр.  "Тукай замандашлары"  районкүләм  нәфис сүз сөйләүчеләр бәйгесендә  призлы урынга лаек булган Гүзәл Газетдинова  "Теләнче" шигырен  укучыларга тәкъдим итте.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Мөбәрәк кызы Г.Тукайның юбилее уңаеннан башкарган эшләргә йомгак ясады.. Чара күмәк рәвештә "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International