ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Иске Әлем авыл клуб янында омә үткәрү.

Хөрмәтле зат Миргаяз Заман улы Замановка багышланган кичә уза

26 апрель  көнне  Актанышта  Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Чара иртән башланган бәйрәмнең дәвамы буларак, көннең икенче яртысында район мәдәният йортында узды.  Анда  безнең мәктәптән дә укытучылар, укучылар катнашты. 

 Сәхнәдә Тукай портреты, чараны слайдлар озатты. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар шагыйрьнең төрле әсәрләре сәхнәләштерде, шигырьләрен укыды, районыбызның талантлы йолдызчыклары һәм танылган җырчылары сәхнә тотты.

 

Актаныш үзәк китапханәсе оештырган "Тукай турында хәтирәләр" викторинасында укучылар һәм укытучылар актив катнашты. 8 класс укучысы Хәбибуллина Алинә- 1 урынны  һәм татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Галиева Ландыш 2 урын алдылар һәм грамота, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, 26 апрель көнне мәктәптә    "Тукай -сүнмәс йолдыз ул" дигән әдәби - музыкаль  кичә үткәрелде. Кичәне 5, 6 класс укучылары алып барды,1 -4 класс укучылары  Тукай әсәрләрен әсәрен сәхнәләштерделәр . Бәйрәм  “Туган тел” җыры белән төгәлләнде. Оештыручы : Галиева Л.И.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

24 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 класс укучысы Гаянов Айбулат Казан шәһәрендә республикакүләм үткәрелгән экологик олимпиадада катнашты. Беренче турда ул үзенең иҗади проектын яклап, югары бәяләнде. Икенче турда тест сорауларына җавап бирде. Нәтиҗәдә, Айбулат дәрәҗәле өченче урынга лаек булды. Укучыбызны һәм аның җитәкчесе Фәттахова Лениза Динәвис кызын котлыйбыз! 

21 апрель  көнне фәнни-техник иҗат буенча  өченче республика фестиваленә әзерлек кысаларында үткәрелгән район күргәзмәсендә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучысы Аскаров Ленар җиңүче булды. Җитәкчесе – Сахауов И.Г. Котлыйбыз!

27 апрель көнне Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 15 еллыгына багышланган проектта катнашып, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең  7 класс укучылары Р.Г.Җәмилова җитәкчелегендә урманда агач утырттылар.

25 апрель көнне Богады тәп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары татар теленнән Бердәм Республика Тестын тапшырдылар. Аларга яхшы нәтиҗәләр телибез.

26 нчы апрель көнне Татар Ямалы мәдәният йортында "Бергәләп Тукайны укыйбыз" исемле акциясе тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International