26 нчы апрель көнне Татар Ямалы мәдәният йортында "Бергәләп Тукайны укыйбыз" исемле акциясе тәмамланды. Бер атна дәвамында мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы белән бергәләп бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен укыдылар һәм тыңладылар. Бу акция шагыйрьнең 130 еллыгына багышланды.